Рөстәм Миңнеханов Росимущество башлыгы белән очрашты

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары - Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасында территориаль идарәсенең яңа җитәкчесе Гөлнара Сергеева катнаштылар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Дергунова Татарстан һәм Росимуществоның үзара багланышлары мәсьәләлре турында фикер алыштылар. Татарстан Президенты федераль агентлыкның республикадагы эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләрен билгеләде һәм яңа җитәкче килү белән Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлыкның ТРда территориаль идарәсе алга таба тагын да яхшырак эшләвенә ышануын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International