Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2014 елда “Халык контроле” системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең 69%ы хәл ителгән
2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта белешмә бирелде.
Татарстанда әлеге системага мөрәҗәгать итүләр, 2013 ел белән чагыштырганда, 63 процентка арткан, димәк, халык система белән кызыксына, аның нәтиҗәлелеген, файдасын күрә дигән сүз.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов “Халык контроле” системасына булган мөрәҗәгатьләр турындагы статистик мәгълүмат китерде. 2014 елда барлыгы 21 556 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуларның 15 931е буенча билгеле бер эшчәнлек алып барылган. Хәл ителгән мөрәҗәгатьләр күрсәткече 69 процентны тәшкил итә.
Муниципаль районнар буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны 16 931гә тигез. Министр урынбасары әлеге күрсәткеч буенча Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләре башкарма комитетларының уңышка ирешүен билгеләп узды, шулай ук Лениногороск, Баулы, Зәй, Саба районнары алда. Ә иң күп мөрәҗәгатьләр Казан шәһәре буенча кабул ителгән.
Үтәлмәгән мөрәҗәгатьләр күрсәткече буенча артта калган муниципаль районнар: Биектау, Чистай, Лаеш, Аксубай, Буа, Балык Бистәсе һәм Теләче. Былтыр мөрәҗәгатьләрнең нибары 1400е генә нигезле рәвештә кире кагылган, шул исәптән 346сы финанс яктан тәэминат булмау сәбәпле.
Министр урынбасары Тимур Зарипов, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппараты белән берлектә, “Халык контроле” системасына яңа категорияләр кертелүе турында да җиткерде. Хәзер гражданнар экстремизм, милләтара һәм динара низаглар, коррупция белән көрәш һәм җитештерүдә имгәнү категорияләре буенча да системада мөрәҗәгать калдыра ала.
“Халык контроле” системасы эшли башлаганнан алып, барлыгы 33 510 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуларның 23 910ы хәл ителгән. 4206сы исә, дәлилле рәвештә, кире кагылган. 5169 мөрәҗәгать буенча эшләр алып барыла”, – дип белдерде Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. Аның сүзләренә караганда, торак пунктларны төзекләндерү, юллар, торак-коммуналь хезмәтләр, транспорт мәсьәләләре аеруча актуаль.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз