Татарстан Президенты Мәскәүдә Яһүдләр музеенда булды

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Яһүдләр музеенда һәм толерантлык үзәгендә булды. Музейдагы экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озата йөрде.

Яһүдләр музее 2012 елда Бахметьев гаражы бинасында ачылды - К. Мельников һәм В. Шухов төзегән конструктивизм һәйкәлендә. Яһүдләр музее һәм толерантлык үзәге – мәдәни-белем бирү комплексы, анда даими экспозициядән башка күргәзмә, тикшеренү, мәгариф, балалар һәм толерантлык үзәкләре бар. Экспозициядә заманча интерактив технологияләр киң кулланыла – 12 тематик павильон панорамалы кинотеатрлар, интерактив экраннар, аудиовизуаль инсталляцияләр белән җиһазланган, алар нигезендә уникаль фото- һәм видеоархивлар, документлар, интервьюлар. Музей хезмәткәрләре сүзләренчә, карарга килүчеләргә биредә үткән еллар мөхитен күзалларга һәм аңлаешлы телдә тарихи фактлар турында сөйләргә тырышалар.

Бүгенге экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановканы Россиядәге яһүдләрнең Екатерина II заманыннан хәзерге көннәргә кадәр булган тарихы белән таныштырдылар. Холокост һәм Бөек Ватан сугышына багышланган өлештә Татарстан Президенты шушы фаҗига корбаннарын искә алды.

Экскурсияне тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов музейның мактаулы кунаклар китабына язу калдырды. Татарстан Президенты сүзләренчә, аңа музейда булу бик кызык булды һәм яһүдләр тарихын яхшырак белергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International