Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына Айрат Зарипов җитәкче булды
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде.
Бу хакта Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның 16 гыйнварында имзаланды.
Искә төшерәбез: “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов кичә "Татспиртпром" ААҖнә генераль директор итеп билгеләнде.
Белешмә өчен:
Айрат Ринат улы Зарипов 1962 елның 8 августында Казанда туган.
1984 елда "физик " белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, 1995 елда "менеджмент" белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад иститутын тәмамлый.
1992-1994 елларда - Казан шәһәре Идел буе районының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
1995-2002 елларда - Казан хакимиятендә иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе.
2002-2006 елларда - Татарстан Республикасы Президенты матбугат үзәге җитәкчесе.
2006-2010 елларда - Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.
2010 елдан Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе.
"Бөтенроссия халык исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен" (2003), "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" (2005) медальләре белән бүләкләнгән.
Өйләнгән. Ике кызы бар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз