Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков ТР Юстиция министрлыгы коллегиясендә: Ведомство алдына 2014 елга куелган бурычлар тулысынча үтәлгән
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Бүген республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Утырышның төп темасы ведомствоның 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга куелган бурычлар турында иде.
Коллегия ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында узды (Казан ш., Пушкин ур., 66/33).
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
“Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законын тормышка ашыруны 2015 елның мөһим бурычы итеп саныйм,- дип хәбәр итте Премьер-министр коллегия утырышы барышында. Узган елдан күренгәнчә, бу хәрәкәт киң таралыш алды һәм республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы формалаша”.
Илдар Халиков сүзләренчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча 2015 елда чаралар уздыруга аерым игътибар бирү кирәк.
“Ведомство алдына 2014 елга куелган бурычлар тулысынча үтәлгән,- дип белдерде Илдар Халиков. Законнар еш үзгәреп тора, бу ведомство өчен өстәмә эш. Юстиция министрлыгы федераль дәрәҗәдә һәм республика күләмендә законнарны камилләштерү өстендә актив һәм даими эшләргә тиеш”.
Аның сүзләренчә, хокукый актларның үз вакытында бастырылып чыгу мәсьәләсе актуаль булып кала.
Ул шулай ук республикада хокукый мәгълүмат рәсми порталы эшли башлавын искә төшерде, әмма бу кысаларда эшлисе эшләрнең күп булуын белдерде.
Коллегия утырышы барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова (“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга куелган бурыччлар турында”) һәм Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлаҗов (“Татарстан Республикасында бөтендөнья юстициясе эшләвенең кайбер мәсьәләләре”) доклад ясадылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз