2014 елда Татарстан Республикасында төзелеш тармагында бәхетсезлек очраклары саны үткән ел белән чагыштырганда кимегән

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2014 елда Татарстан Республикасында 57 бәхетсезлек очрагы булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин төгәллек керткәнчә, 57 бәхетсезлек очрагыннан 20се – кешеләр вафат булу, 37се авыр тән җәрәхәтләре алу белән тәмамаланган. 43 бәхетсезлек очрагы (ягъни 75%ы) – Татарстан Республикасы территориясендә, 14е (ягъни 25%ы) – үз эшчәнлеген башка субъектларда гамәлгә ашыручы, әмма Татарстанда теркәлгән оешмаларда булган. Бәхетсезлек очраклары 18 муниципаль берәмлектә теркәлгән. Иң күбесе – актив төзелеш алып барылучы эре шәһәрләрдә.

2013 ел белән чагыштырганда бәхетсезлек очраклары саны Казанда 28дән 13кә кадәр кимегән, Түбән Камада – 9дан 4кә кадәр, Чаллыда– 8дән 5кә кадәр.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, төзелеш тармагына кертелгән 57 бәхетсезлек очрагыннан 35се капиталь төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт объектларында теркәлгән. Шулардан төзелеш тармагына юл-транспорт һәлакәтләре аркасында килеп чыккан 11 бәхетсезлек очрагы да кертелгән(19%), 6 очрак – юл эшләрен башкарганда (10%), 5 очрак – нефть - һәм газүткәргечләрен корганда (9%).

Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре – элеккегечә үк биек җирдән егылып төшү, хәрәкәт итүче предметлар йогынтысы, предметларның ишелеп төшүе һәм җимерелүе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International