Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеген һәм «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзаларын «Дакар-2015» раллида җиңүләре белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команданың барлык әгъзалары адресына телеграмма җибәрде.
«Сезнең барыгызны да чын күңелемнән «КАМАЗ-мастер» командасының чираттагы уңышы – «Дакар-2015» раллидагы зур җиңүе белән котлыйм, - диелә телеграмма текстында. – Барыгызга да – спортчыларга, менеджерларга һәм белгечләргә, команда җитәкчелегенә һәм «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелегенә бердәмлегегез, югары профессиональ һәм тырыш хезмәтегез өчен, искиткеч нәтиҗәләрегез һәм безнең республика, безнең ил белән горурлану мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм.
Бу мәртәбәле ярышларда җиңү яулаган экипажлар Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев һәм Андрей Каргиновка аерым рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәм.
Киләчәктә команда тагын да күп җиңүләргә ирешер дип чын күңелемнән ышанам һәм сезгә спортта уңышлар, сәламәтлек һәм куелган максатларыгызга ирешүдә көч-куәт телим. Сез – иң яхшылар, яңа җиңүләр сезгә!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».