Минтимер Шәймиев "Кара пулат" татар опера-легендасын югары бәяләде
2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә тарихи опера - "Кара пулат"ның премьерасы булды. Бүген исә татар операсын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды.
"Безнең мәдәниятебез дөньясында бу бик зур вакыйга. Бу безнең театрның тарихы, опера һәм балеты барлыкка килүдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы бик зур роль уйнады. Без җыр-биюле спектакльләргә күп еллар дәвамында килдек. Хәзер исә музыкаль әсәрләр аша дөньяга үзебезне оялмыйча һәм горурланып күрсәтә алырлык опера һәм балет театрыбызны булдырдык. Ул була торып, яшьләребез яңа әсәрләр тудыра. Аларның сәләтләрен күреп алып, үстерергә кирәк. Бу операның идеясе моннан берничә ел элек үк туган иде инде. Матбугатта чыккан материаллар буенча да, болай да халыкның спектакльне җылы кабул ителүе сизелеп тора", - диде Минтимер Шәймиев һәм опера авторларына рәхмәтләрен әйтте.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.