Татарстан Президенты Давоста “Россиянең яңа икътисадый чынбарлыгы” сессиясендә катнашты

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, Швейцариянең Давос шәһәренә эш визитының өченче көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының ике сессиясендә катнашты һәм Казахстанның Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы белән хезмәттәшлек итү ил программасы турындагы Меморандумны имзалау тантанасында катнашты.

“Россиянең яңа икътисадый чынбарлыгы” сессиясендә Рөстәм Миңнеханов форумның оештыру комитеты чакыруы буенча булды. Сессия спикерлары арасында Россия туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев һәм Ernst&Young компаниясе рәисе Марк Вейнбергер бар иде.

“Европаның ике җитди бурычы - үсеш һәм тотрырыклылык” сессиясе эшендә берничә Европа иленең җитәкчеләре катнашты – Ирландия, Нидерланд һәм Финляндия премьер-министрлары Энда Кенни, Марк Рюгге һәм Александр Стубб, Германия вице-канцлеры, икътисад һәм энергетика министры Зигмар Габриэль.

Казахстан премьер-министры Кәрим Масимов чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казахстанның Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы белән хезмәттәшлек итү ил программасы турындагы Меморандумны имзалау тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International