Илдар Халиков: “Легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы киңкүләмле көрәш игълан итәргә кирәк”

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Татарстанда легаль булмаган алкоголь продукциясе базарына каршы куәтле киңкүләм көрәш игълан итәргә кирәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Мәдәният министрлыгында узган ТР Дәүләт акоголь инспекциясенең киңәйтелгән коллегия утырышында әнә шул бурычны билгеләп үтте. Утырышта Алкоголь базарын тәртиптә тоту буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы идарәсе җитәкчесе Геннадий Одинцов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты.

Әйтергә кирәк, республика Хөкүмәте җитәкчесенең инспекция эшчәнлегенә бәяләмәсе тәнкыйть белән сугарылган иде. Аның әйтүенчә, 2014 нче ел башында ялган продукциягә каршы көрәш һәм лицензияле спиртлы эчемлекләрне сату күләмнәрен арттыру буенча куелган бурычлар үтәлмәгән. “Без кабат Татарстанда легаль булмаган алкоголь дип исемләнгән проблеманы хәл итүгә ирешә алмадык, бу проблема һаман җитди булып кала бирә”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Республикада легаль аракы сату күрсәткечләре күпкә кимегән – 2012 нче елдагы 4,5 млн декалитр күрсәткеченнән 2014 нче елда ул 3 млн декалитрга калган. 2012 нче ел белән чагыштырганда, кимү 30, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 14 процентка тәңгәл. “Кызганычка каршы, бу 30 процентка азрак эчә башладык дигән сүз түгел. Татарстанда җитештерелгән, шулай ук Рооссиянең башка субъектларыннан, шул исәптән Казакъстаннан кертелүче һәм төрле шикле нокталарда сатыла торган аңлашылмый торган суррогатларның өлеше өчтән бер өлешкә артуы вәзгыяте белән килешә алмыйбыз”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Аның әйтүенчә, балигъ булмаган балаларның алкогольдән агулану очракларының артуы да шул хакта сөйли.

Премьер-министр ТР бюджетына акцизларның килеп җитмәве проблемасына да тукталды. “Республика территориясендә легаль булмаган спиртлы эчемлекләр булуы аркасында, без елына 700 млн сумга якын акчаны алып бетермибез”, - диде ул.

Шуның белән бергә Илдар Халиков легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы көрәш буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан башкарылган эшләрне билгеләп үтте.
Аның нәтиҗәләре турында киңәшмәдә ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов сөйләде.
Татарстан Республикасы хокук саклау органнары тарафыннан законсыз әйләнештән былтыр 200 мең л дан артык алкоголь продукциясе йолып алынган, аның 46 мең л – Казакъстаннан, тагын 51 мең л кадәре – Төньяк Осетиядән. Ел дәвамында легаль булмаган алкоголь белән тәэмин итә торган 10 канал эшчәнлегенә чик куелган, шул исәптән Киров, Ульяновск өлкәләреннән, Казакъстан, Башкортстаннан начар сыйфатлы, ялган исерткечләр ташу каналлары да.
Алкоголь базары объектларында 35 мең 226 тикшерү үткәрелгән. Татарстан полициясе алкоголь базарында җинаятьчелеккә юл куймау юнәлешендә башкарылган эшчәнлек кысаларында 123 җинаятьне ачыклаган. 116 кеше җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән. Балигъ булмаган балаларга алкоголь сату буенча 23 җинаять эше кузгатылган. Декабрь аенда исә легаль булмаган алкоголь кертү белән шөгыльләнгән ике канал ябылган. 89 мең л дан артык ялган алкоголь һәм спиртлы эчемлек йолып алынган.

Төп доклад белән Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хисап тотты. 2014 нче елда алкогольне берәмләп сату күләме 29 млн декалитрдан арткан. “Безнең төп бурыч – легаль алкоголь базарының тотрыклылыгын тәэмин итү. Хәзерге вакытта бу аеруча актуаль, чөнки Татарстан икътисады үсеше алшартларының берсе булып тора”, - дип белдерде ул.

“Татспиртпром” заводлары былтыр 1,7 млн декалитр спирт һәм 7 млн далга якын аракы җитештергән, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 8 процентка артык. Ил күләмендә исә, киресенчә, җитештерү күрсәткечләренең 30 процентка кимүе билгеләп узылды. Татарстан предприятиеләре Россиядә чыгарыла торган аракының гомуми санының 11 процент өлешен җитештерә. Республика бу күрсәткеч буенча өченче урында. Республика чикләреннән узган елда 4,1 млн дал аракы чыгарылган, бу, 2013 нче елга караганда, 1,7 млн га ким.

Игорь Марченко ассызыклаганча, ваклап сатыла торган алкоголь базарының кимүенең төп сәбәбе спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешеннән гыйбарәт. Ул мондый продукциянең саллы өлеше Казакъстаннан кертелүен билгеләп үтте. Игорь Марченко хәбәр иткәнчә, алкогольнең легаль булмаган әйләнеше белән бәйле хокук бозулар өчен штрафларның күләме узган елда 12,5 млн сум тәшкил иткән. Аларның 98 процент өлеше түләттерелгән.

Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, бүген яңгыраган саннар муниципаль район һәм шәһәр бакшлыкларының узган елда үзе һәм Президент тарафыннан әйтелгән сүзләргә колак салмавын дәлилли. “Баулы, Чирмешән, Спас, Әгерҗе, Югары Ослан районнары легаль аракы сатуны хәтта 20-25 процентка киметкән. 2012 нче ел белән чагыштырганда, сату күрсәткечләре 50 процентка ким”, - дип тәнкыйтьләде ул.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда фальсификацияле продукцияне йолып алу буенча эш сүлпән оештырылган. Кама Тамагы районы бу исемлектә “лидер” санала – анда ел дәвамында нибары 1 литр ялган алкоголь тартып алынган. Кукмара, Актаныш, Тәтеш, Азнакай һәм тагын берничә районда бу юнәлештәге эшчәнлек Премьер-министрда ризасызлык уятты. Ул былтыр Татарстанда законсыз әйләнештән алынган 287 мең л исерткечнең 200 меңе Казанга туры килүенә игътибарны юнәлтте. “Калганнар кая карый?” – дип, ул бу юнәлештә вәзгыятьнең тигезсез булуын шәрехләде. “Район башлыкларына һәм Эчке эшләр буенча район идарәләренә Татарстан Президенты дәрәҗәсендә үткәреләчәк комиссиягә әзерләнергә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Илдар Халиков үткән елның декабрендә уздырылган эшчәнлек күрсәткечләреннән канәгать калды. Ул айда законсыз әйләнештән 85 мең л алкоголь продукция йолып алынган, бу еллык продукциянең өчтән бер өлеше. Дәүләт алкоголь инспекциясе, хокук саклау органнары, муниципалитетлар, шулай ук министрлык һәм ведомстволарның уртак эчшчәнлеге легаль аракы сату буенча күрсәткечләр үсешенә китергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International