2014 йомгаклары буенча Татарстанда терлекчелек тармагы беркадәр үсеш күрсәткән, бу АСК комплексы өчен уңай күренеш. Бүген бу хактагы фикерне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«2014 ел йомгакларын мин канәгатьләнерлек дип атыйм, - дип белдерде М. Әхмәтов. – Тармакның төп күрсәткечләрен без саклап калдык. Бераз үсеш тә бар».
2014 елда Татарстанда 481 мең тонна (+0,2%) терлек һәм кош ите җитештерелгән, барлыгы: 1,73 млн. тонна (+1%) сөт савып алынган, шәхси хуҗалыкларда – 40 мең тонна сөт (-6%). 1,1 млрд. данә (+3%) йомырка җитештерелгән.
Эре мөгезле терлек саны элеккегечә – 1,03 млн. баш. Сыерлар саны 2%ка кимегән һәм 373 мең баш калган. Шәхси хуҗалыкларда аеруча күп кимегән (-6%). \
«Сатып алу бәяләре рентабель җитештерүне саклап калды», дип нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов сөт терлекчелеге турында сөйләгәндә.
Иң зур үсеш Мамадыш районында – 30%. Иң күп сөт (60 мең тонна) Балтач районында савып алынган.
Авыл хуҗалыгы формированиеләренең продукциясен реализацияләүдән акчалата килере 2014 елда 71,7 млрд. сум (+14%) тәшкил итә. Шулардан 51 млрд. сумы (72%) терлекчелек продукциясенә туры килә (+20%).
«Бүген сөтне дәүләткә сату бәясе былтыргыча калды, гыйнвар-февраль айларында республика буенча сөт реализацияләүдән 3,5 млрд. сум көтелә», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерүнең рентабельлеген арттыруга игътибар бирергә кушты. «Акчасы – бер хәл. Чыгымнарны да онытмаска кирәк. Килере бар, табышы да килсен иде ул», - диде ТР Президенты.
«Сөт – ул акча агымы. Әмма үзеннән-үзе барлыкка килми, терлекчелек – зур хезмәт таләп итүче җитди процесс», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларын халыктан түбән бәяләргә сөт сатып алуларны булдырмый калырга өндәде.