Россия делегациясенең быелгы Бөтендөнья икътисадый форумында катнашуы бик файдалы булды, бигрәк тә агымдагы икътисадый һәм сәяси ситуацияне исәпкә алып. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый фикерне министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән атналык традицион киңәшмә барышында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, форум кысаларында күп вакыйгалар булган, дәүләт башлыклары, сәясәтчеләр, бизнесменнар төрле темалар буенча фикер алышканнар. «Беркем дә җавап бирә алмый торган иң катлаулы мәсьәлә – нефтькә бәяләр, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Без “Татнефть” генераль директоры Наиль Маганов белән энергетика сессиясендә булдык, анда Россия позициясен вице-премьер Аркадий Дворкович бик әйбәтләп аңлатып бирде».
Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Украинадагы хәлләр турында да җентекләп фикер алышканнар. «Әмма фикер алышу берьяклы, АКШ, Европа өчен файдалы яктан күрсәтәләр. Шуңа күрә вице-премьерлар Игорь Шуваловның, Аркадий Дворковичның Давоска визиты бик кирәкле булды, алар илебез җитәкчелеге карашын җиткерергә тырыштылар, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Бу – мөһим бурыч, чөнки бу ситуациядә безгә изоляцияләнергә ярамый».
Россия тирәсендәге бу катлаулы сәяси ситуация, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Көнбатыш эшкуарларының безнең илгә карата мөнәсәбәтләрендә чагылмый. «Без күп кенә эшлекле очрашуларда булдык, һәм мин безгә карата мөнәсәбәт үзгәрүне сизмәдем. Барлык партнерларыбыз да безнең белән хезмәттәшлекне үстеререгә ниятли», - диде ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге сәяси шартларда бизнеска Россия белән кызыксынуын күрсәтү файдалы түгел, шул ук вакытта бизнесменнар үзләре дә безнең илнең зур базар мөмкинлекләре булуын таныйлар.
Саклык банкының иртәнге чәендә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия өчен кризиска каршы чаралар буенча кызыклы фикер алышу узган. «Мондый ситуациядә федераль, региональ һәм муниципаль хакимиятләр тарафыннан бик вакытлы, нәтиҗәле адымнар ясалырга тиеш, - диде Татарстан Президенты. – Эш урыннарын, тотрыклылыкны саклап калырга кирәк. Гражданнарның рубльгә ышанычын кире кайтарырга кирәк».
Икътисадны кредитлау мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. «Бер яктан Үзәк банк инфляция белән көрәшү өчен төп ставканы күтәрде, икенче яктан – икътисад туктаса, ставка төшмәячәк. Һәм бу ситуацияне дә хәл итәргә кирәк, - дип исәпли ул. - Икътисадның реаль секторына, кече һәм урта бизнеска, чәчү кампаниясенә ярдәм итәр өчен ышанычлы адымнар, чаралар таләп ителә».
Татарстан Президенты республика җитәкчелеген Россия икътисады өчен кризиска каршы чаралар күрергә өндәде. «Алар әлегә бездән башка эшләнә. Мин моны дөрес түгел дип саныйм, һәм мин бу хакта Игорь Шуваловка да әйттем, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безгә бу мәсьәләгә актив рәвештә кушылырга кирәк. Нәтиҗә шулай ук безгә дә бәйле булачак».
«Тулаем Давоска баруыбыз бик файдалы булды», - дип йомгак ясады Татарстан Президенты.