Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында 4 сынау ярышы уздырылачак
2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты программасына Казанда беренче тапкыр яңа дисциплиналар кертеләчәк. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, барлык дисциплиналар буенча чемпионатның расписаниесе тулысынча расланган.
В.Леонов билгеләгәнчә, чемпионатның программасына беренче тапкыр 4 яңа дисциплина кертеләчәк,ул шуның белән уникаль. Синхрон йөзүдә – катнаш дуэтларның техник һәм ирекле программалары. Суга сикерүдә – 10 метр биеклектән һәм 3 м биеклектәге трамплиннан катнаш сикерү.
Спортның барлык төрләре буенча ярышларның директорлары билгеләнгән. 232 техник рәсми зат билгеләнгән (судьялар). Шуларның 150се халыкара судьялар, 82се милли судьялар. Чемпионатка әзерлек барышында 8 сынау ярышы үткәрелгән, тагын 4 сынау ярышын уздыру планлаштырыла. Алар арасында: 17-19 апрельдә – “Мастерс” категориясендә йөзү буенча Россия чемпионаты, 20-26 апрельдә – суга сикерү буенча халыкара ярышлар, 15-25 июньдә – ир-егетләр командалары арасында суда туплы уен буенча халыкара турнир, 15 июльдә - ачык суда йөзү буенча ярышлар.
Чемпионатны уздыру өчен 8 объект файдаланылачак: Kazan-arena, Спортның су төрләре сарае, Казансу елгасы, суда туплы уен өчен арена, “Буревестник”, “Олимп”, “Акчарлак”, “Оргсинтез” йөзү бассейннары.
В.Леонов билгеләгәнчә, чемпионатка билетлар сату уңышлы бара. Бүгенгә 27 мең 157 билет сатылган. Шуларның күпчелек өлеше интернет челтәре аша сатылган. Йөзү, синхрон йөзү, хай-дайвинг кебек спорт төрләре зур популярлыкка ия, сату планы буенча июль башына билетларның 80 процент өлеше сатылып бетелергә тиеш.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз