Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “2015 елда сәнәгать җитештерүе һәм сату күләмен саклау мөһим”
2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан таможнясы ТР да эшләүче федераль башкарма органнары гомумсистемасында тотрыклы һәм ышанычлы эшләве белән аерылып тора. Бу хакта бүген ведомствоның узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
“Татарстан өчен таможня эше бигрәк тә мөһим, чөнки республикада читкә чыгаручылар, шулай ук читтән кертүчеләрдә күп, шулай ук федераль дәрәҗәдәге предприятиеләр дә бар, илнең оборонасы өчен җавап бирүче предприятиеләр турында да сүз бара”, - диде ул. ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, 2014 елда Федераль таможня хезмәте бюджетка 7 трлн сум чамасы акча күчергән, бу федераль бюджетның формалаша торган өлешенең 50 проценттан артыгын тәшкил итә.
Бүген заманча мәгълүмат технологияләрен куллану нәтиҗәсендә, таможня декларацияләренең 100 проценты да диярлек электрон рәвештә бирелә һәм әзерләнә, дип белдерде спикер. 2013 ел белән чагыштырганда, узган ел товарлар чыгару вакыты ике тапкыр кыскарган.
Федераль таможня хезмәте таможня чикләрен чыкканда җинаять кылуны булдырмау өчен хокук саклау органнары белән эш итә, дип искәртте спикер. Бу юнәлештә Татарстан таможнясы белән дә зур эш башкарыла.
“Әмма ведомствога омтылыр җирлек бар, республика күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча лидер һәм аның ТР ның бөтен иктисады кебек тотрыклы беренче урын биләвен телибез”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.
Шул ук вакытта ул, узган ел Татарстан өчен уңышлы булды: икътисад үсеше 101,9 процент тәшкил итте, төп капиталга инвестицияләр – 542 млрд сум, бу 2013 ел белән чагыштырганда күбрәк, дип ассызыклады. “Безнең планнар сезнең җитди эшегез нәтиҗәсендә тулысынча гамәлгә куелды”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.
“2015 елда сәнәгать җитештерү һәм сату күләмен саклау мөһим. Республика өчен Татарстан таможнясы белән эшли торган безнең предприятиеләрдән тыш башка күп предприятиеләр барлыкка килүе мөһим, - дип мөрәҗәгать итте Хөкүмәт җитәкчесе ведомство хезмәткәрләренә. - Курс аермасы читкә чыгаручы предприятиеләр һәм Татарстанда предприятиеләре булган потенциаль читкә чыгаручылар өчен дә стимуллаштыру факторы булыр, - дип өметләнәбез”.
Спикер сөйләвенчә, быел Татарстанда транспорт-логистика инфраструктурасын камилләштерү буенча эш дәвам итәчәк. “Ул – Идел буенда автоматлаштырылган сортларга бүлүче почта үзәген гамәлгә кую, аның эшчәнлеген “Россия почталары”ның 800 хезмәткәре тәэмин итәчәк”, - дип аңлатма бирде ул. Шулай ук 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү Татарстан таможнясы хезмәткәрләре эшендә өстәмә көч таләп итәчәк, дип искәртте ул.
“Безнең 2013 елгы Универсиада кебек сынау узуыбызны исәпкә алып, 2015 елгы Дөнья чемпионатына да яхшы әзерләнәчәкбез. Безгә беренче тапкыр кебек әзерләнергә кирәк, кунак кабул итү дәрәҗәсен күтәрү, таможня рәсмиләштерүләре, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен камилләштерү зарур. Бу бигрәк тә “Казан” халыкара аэропортына кагыла. Без бу этапны уңышлы узарбыз дип ышанам, - диде ул.
2014 елда Татарстан таможнясы алдына куелган бурычлар тулы күләмдә башкарылган”, - дип белдерде Илдар Халиков.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз