Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» Директорлар советы утырышын уздырды

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. «Татнефть» ААҖнең 2014 елгы бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраль аена бюджеты расланды.

Эчке аудит идарәсе эше йомгаклары турында мәгълүмат тыңланды. Хисап чорында аның белгечләре Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре буенча 11 планлы аудит уздырган. Идарә шулай ук планнан тыш проектларны үтәүдә актив катнашкан, шулар арасында – хезмәт күрсәтүләрне, матди-техник ресурсларны сатып алулар барышын камилләштерү.

2014 елгы эш йомгаклары буенча җәмгыять акционерларының еллык гомуми җыелышын әзерләүнең кайбер мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Директорлар советы утырышында «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International