«Роснано» Татарстанда углерод нанотрубкалары җитештерү буенча дөньяда беренче завод төзергә мөмкин

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда бер стенкалы углерод нанотрубкалары җитештерү буенча дөньяда беренче завод төзелергә мөмкин. Бүген бу хакта сүз «УК «Роснано» ҖЧҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә барды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмә башланыр алдынанн анда катнашучыларга углерод нанотрубкаларын куллану мөмкинлеген күрсәтүче экспозиция тәкъдим ителде.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, «Роснано» – республиканың электән килгән һәм ышанычлы партнеры. Рөстәм Миңнеханов шәхсән Анатолий Чубайска Татарстанда гамәлгә ашырыла торган барлык «Роснано» проектларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Р.Миңнеханов искә төшергәнчә, 2011 елда Татарстан белән «Роснано» арасындагы килешүгә имза салынды, аны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре – Татарстан Республикасы Нанотехнологияләр үзәге, Татарстан Республикасында нанотехнологияләр үстерү буенча уртак максатчан программа, «Данафлекс-Нано» заводы. Татарстан югары уку йортларында шушы белгечлеккә бәйле 900 студент укый.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда нанопродукция җитештерүендә 120ләп оешма һәм предприятие катнаша. Җитештерү күләмнәре 2014 елда 34 млрд. сумга җиткән. «Безнең компанияләр нанотехнологияләрнең яңа мөмкинлекләрен күрделәр», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Билгеле, нанотехнологияләрне куллану тырышлык һәм яңа эшләнмәләр таләп итә, әмма без - каучуклар, полимерлар, автокомпонентлар җитештерүчеләрнең иң эресе, һәм безне аларның мөмкинлекләре бик кызыксындыра», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Роснано» башлыгы Анатолий Чубайс үз чиратында белдергәнчә, Татарстан компания өчен барлык проектлар буенча да өстенлекле регион булып кала бирә.

Компания Ocsial – «Роснано»ның кече компаниясе – Новосибирсктагы тәҗрибә реакторыннан тыш, шунда ук беренче ярымсәнәгать җитештерүе төзергә планлаштыра – куәте елына 50 тонна. «Ә төп сәнәгать үзәген, бәяләүләребез дөрес булса, без Татарстанда төзергә телибез», - дип белдерде Анатолий Чубайс.

«Әгәр без Татарстанда потенциаль ихтыяҗ барлыгын күрсәк, монда елына 250 тонна куәтле беренче завод төзер идек», - диде А.Чубайс.

Журналистларга интервьюсында Анатолий Чубайс белдергәнчә, Татарстанда углерод нанотрубкалары җитештерү буенча эре кластер булдырырга мөмкин. «Нижнекамскшинада», «Роснано» башлыгы сүзләренчә, экспериментлар уздырылган инде, алар углерод нанотрубкалары керткәндә автомобиль шиннарын файдалану чыдамлыгы артуны күрсәтә.

Төзеләчәк заводның хакы, аның сүзләренчә, 6 миллиард сум булачак. «Әмма углерод нанотрубкалары ярдәмендә продукция сыйфатын арттыру нәтиҗәсендә бу табыш йөзләгән миллиард сумнарга җитәчәк», - диде А.Чубайс.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз чиратында журналистларга Татарстан Республикасында углерод нанотрубкаларын потенциаль куллануга анализ уздырырга кушылуы турында хәбәр итте, аны 2015 елның 1 июненә кадәр уздырырга кирәк. «Проект гамәлгә ашырылыр һәм Татарстанда гамәлгә ашырылыр, дип ышанабыз без», - дип белдерде И.Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International