Рөстәм Миңнеханов: Бүген безнең өчен сату базарларын һәм эш урыннарын саклап калу аеруча мөһим

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

2014 елда Татарстан Республикасы җыелма региональ продукты күләме 1,631 трлн. сум тәшкил итте, төп капиталга инвестицияләр күләме – 542 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте.

Чара «КМПО» ААҖ мәйданчыгында узды һәм 2014 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2015 елга бурычларга багышланды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2014 ел йомгаклары буенча хәзерге икътисадый шартларда тышкы сәүдә әйләнеше кимеде.

Авыл хуҗалыгы продукциясенең җыелма производствосы 2014 елда189 млрд. сум тәшкил итте, үсеш 2,3%, төзелеш эшләре күләме 266 млрд. сум.

2015 гыйнварында сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) республикада – 99%, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу борчылырлык сигнал.

Икътисадый санкцияләр, валюталар курсы тирбәлү, нефтькә бөтендөнья бәяләре төшү – болар барысы да федераль бюджетта чагыла, һәм регионнарга да аның шаукымы кагыла, дип саный Татарстан Президенты, бу кыенлыкларга карамастан, эшләргә, икътисадны үстерүнең яңа юлларын эзләргә кирәк.

Кризиска каршы программалар кысаларында безнең өчен сату базарларын һәм эш урыннарын саклап калу мөһим, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бүгенге ситуациядә уңай моментлар да бар. Соңгы вакытта 36 млрд. сумлык яңа алты инвестицион проект буенча тәкъдимнәр каралды һәм хупланды, алар «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә гамәлгә ашырылырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, ул искәрткәнчә, бүген Казанда яңа производство ачылды – Ledel яктылык диоды яктырткычларын җитештерү заводының икенче чираты сафка басты.

Йомгаклау коллегиясе утырышында төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгыш ясады .

Чара азагында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән «Россия технологик үсеш фонды» ФДАУ арасында Хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Имзаларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия технологик үсеш фонды директоры вазыйфаларын башкаручы Евгений Торкановский куйды.


Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов нотыгы белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин:

http://mert.tatarstan.ru/rus/info.php?id=641989

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International