Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Балтач районында булды
2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Балтач районында булды. Аны Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Илдар Халиков беренче объект буларак Балтач сөт-май комбинатында булды. Монда ул комбинатның эше, хезмәткәрләрнең эш шартлары белән танышты, шулай ук комбинатта җитештерелә торган продукция төрләре, аларның сәүдә базарында көндәшлеккә сәләтлелеге турында кызыксынды, чит илдән керә торган товарларны үзебезнекенә алыштыруның мөһимлеген ассызыклады.
Алга таба Илдар Халиков район үзәк хастаханәсендә булып, пациентларны кабул итү, табибларның эш шартлары белән танышты. Ул хастаханәдә “Уңайлы мохит” программасы кысаларында башкарылган эшләрнең сыйфатын уңай бәяләде.
ТР Премьер-министры ашыгыч ярдәм, поликлиника һәм станционар дәвалану бүлекләрен карады. Баш табиб Газинур Дәүлиев дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәм турында, район халкына медицина хезмәте күрсәтүдә хәл итәсе проблемалар хакында хәбәр итте.
Премьер-министр шулай ук халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча социаль программаларның үтәлеше белән дә танышты. Авария хәлендәге тораклардан Кави Нәҗми урамындагы яңа өйләргә күчкән Бибиниса Абдуллина белән Рузилә Хәмидуллина фатирларында булды.
Аннары Илдар Халиков Балтач муниципаль район советының 34нче утырышында катнашты (район Мәдәният йортында).
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар район предприятиеләренең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты Вәгыйз Минһаҗев, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Балтач муниципаль районынының "Хезмәт" газетасы материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
март, 2026 ел
Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик ике айлык башлана
Татарстан Республикасында 2026 елда республика үзәк өмәсе 25 апрельдә узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин хәбәр итте.
Татарстанда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше 81,7%ка җиткән
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Татарстан Республикасында халыктан торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю статистикасын һәм предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы буенча мәгълүматларны китерде.
Татарстанда 169 күп фатирлы йортларда капиталь ремонт башланган, 2026 елда 41 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт ремонтланачак.
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
27
март, 2026 ел
Алексей Песошин: Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе - илдә иң яхшыларның берсе
Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе гадәттәгечә илдә иң яхшыларның берсе дип таныла. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Бүген хезмәт икеләтә юбилеен билгеләп үтә: Росгвардия оешуга 10 ел һәм хокук тәртибе гаскәрләре оешуга 215 ел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз