ТР Дәүләт Советы депутатлары 2015 елга Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте

2015 елның 20 феврале, җомга

Бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары "2015 елга һәм 2016 һәм 2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, закон проекты республиканың дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләрен 8 миллиард 875 миллион сумга арттыруны күздә тота. Министр сүзләренчә, моңа бәйле рәвештә, 2015 елга Татарстан бюджеты дефицитын финанслау чыганакларына тиешле үзгәрешләр кертелә, 2015 елга республиканың дәүләт бурычының чик күләме күрсәткече арттырыла. Агымдагы елга һәм 2016 һәм 2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты табышы, чыгымы, дефицит күләме үзгәрми.

2015 елга ТРның законда дәүләт бурычының чик күләме 122 миллиард 871 миллион 347,7 мең сум дәрәҗәсендә күздә тотылган, бу бюджет турындагы закон белән расланган чикләүдән артмый. Министр билгеләп үткәнчә, барлык кабул ителгән программалар да финанслана, беречне чираттагы чыгымнарга акча бар.

ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин белдергәнчә, закон проектын Россия рубленың чит ил валюталарына карата төшүенә җавап итеп кризиска каршы чара буларак карарга мөмкин. Документ белән ТР бюджеты һәм җирле бюджетлар арасында җир кишәрлекләреннән һәм аларда урнашкан федераль милек булган күчемсез милек объектларыннан файдаланудан кергән табышны бүлү нормативлары раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International