Минтимер Шәймиев: “Без бергәләп тотынганда, барысы да уңышлы килеп чыга”
2015 елның 20 феврале, җомга
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.
“Бу безнең кыска вакыт эчендә эшләгән эшләребезне күрсәтү. Без бергәләп тотынганда, барысы да уңышлы килеп чыга. Без моңа ышандык инде. Без моны үзебезнең тарихи мирасыбызны яңадан торгызуга бар халык бергә алынып исбатладык”, - диде Минтимер Шәймиев парламентарийларга күргәзмәне тәкъдим итеп.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.