Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университетының урология кафедрасы мөдире,
Россия Федерациясе Cәламәтлек саклау министрлыгының Баш урологы, профессор
Дмитрий Юрьевич Пушкарь белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар катнашты.
Яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.