Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 2015 елгы программа буенча капремонт 41 муниципаль берәмлекнең 999 күп фатирлы торак йортларның 477сендә башланган
2015 елның 21 феврале, шимбә
Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаны гамәлгә ашыруның барышы турында бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
2015 елгы программа буенча капремонт 41 муниципаль берәмлекнең 999 күп фатирлы торак йортларның 477сендә башланган.
Ирек Фәйзуллин мәктәпләрне, җәйге балалар сәламәтләндерү лагерьлары, мәдәният объектларын һәм яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау буенча программаның барышы турында сөйләде.
2015 елда 3828 фатирны индивидуаль җылылык системасына күчерү планлаштырыла.
Пар казаннарын алыштыру программасы кысаларында социаль-мәдәни өлкәдә финанслау 2015 елда 69,9 млн сум тәшкил итә.
“Авылда су белән тәэмин итү” программасы буенча 2015 елда 301,3 км суүткәргеч челтәрләр төзү, 38 артезиан скважинасын бораулау һәм 45 су бирү башнясы урнаштыру планлаштырыла.
Ирек Фәйзулллин шулай ук 2015 елның Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүен искә төшерде. “Парклар һәм скверлар” программасын финанслауга муниципаль берәмлекләргә республика бюджетыннан 1 млрд сум бүлеп бирелгән.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры республиканың муниципаль берәмлекләрендә спорт инфраструктурасының берничә объектында башкарылган эшләрнең күләме турында хәбәр итте. Болгар, Лаеш, Тәтеш, Чистай, Түбән Кама, Чаллы, Азнакай һәм Аксубайда спорт объектларында төзелеш һәм ремонт эшләре бара.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз