Рөстәм Миңнеханов Курганга эш визиты белән килде

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга бер көнлек эш визиты белән килде.

Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин, Курган өлкәсе Думасы рәисе Владимир Воробьев һәм башкалар каршы алды.

Эш визиты барышында Татарстан Президенты дару препаратлары җитештерүче «Синтез» ААҖ предприятиесендә, күпер төзүдә куллланыла торган тимер конструкцияләрен ясаучы «Курганстальмост» ЯАҖ һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Г.А. Илизаров ис. «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгендә була.

Шулай ук «Курган өлкәсенең татарлар конгрессы» региональ иҗтимагый ошмасы активы белән очрашу планлаштырылган.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак.

Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать министры Марат Әхметов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International