Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга эш сәфәре кысаларында Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән очрашты.
Очрашу Курган өлкәсе Хөкүмәте Йортында узды. Очрашу барышында яклар Татарстан рәсми делегациясенең Курган өлкәсенә бүгенге эш сәфәре йомгаклары буенча фикер алыштылар.
Аннары очрашу киңәйтелгән составта дәвам итте, анда Курган өлкәсе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре дә катнашты.
Алексей Кокорин Курган өлкәсе Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Президентына бүгенге визиты өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, Курган өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре бик зур.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Алексей Кокоринга кунакчыллыклары, шулай ук эш программасының бай булуы өчен рәхмәт белдерде. Аныңча, өлкә Хөкүмәте регионның социаль-икътисадый үсеше буенча актив эш алып бара. «Региональара багланышларны ныгыту безнең киләчәк икътисадый үсешебезгә зур этәргеч булачагына ышанам. Бүген безнең хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Эш сәфәренә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек кысаларында барлык тармакларда да тәҗрибә алмашу файдалы. Аерым алганда, Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләрен Курган өлкәсе территориясендә кулланылучы методика һәм алымнар кызыксындырды. «Бүгенге сәфәребез минем өчен дә, минем хезмәттәшләрем өчен дә файдалы, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сез дә безгә килерсез дип ышанам. Бизнес дәрәҗәсендә дә, дәүләт хакимияте органнары һәм парламентлар дәрәҗәсендә дә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Һәм иң мөһиме – бүген без субъектларыбыз арасындагы хезмәттәшлекне яңа баскычка күтәрәчәкбез».
Очрашу азагында Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин куйды.
Соңыннан Алексей Кокорин журналистларга, Килешү пунктларын гамәлгә ашыру буенча «юл картасы» эшләнәчәк, дип хәбәр итте.
«Безнең мөнәсәбәтләрнең нигезе – сәүдә-икътисадый багланышлар. Бүген һәр регион үзенең икътисадый потенциалына – бюджетына, планнарына, киләчәгенә, инвестицияләргә, халыкның тормыш дәрәҗәсенә нигезләнә. Бизнесыбызның үсүе, яңа базарлар табуы безнең өчен бик мөһим. Курган өлкәсе җитештерүчесе дә, Татарстан Республикасы җитештерүчесе дә базарга мохтаҗ. Татарстан Курган өлкәсе өчен файдалы булыр дип ышанам», - диде Татарстан Республикасы Президенты, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп.
Рөстәм Миңнеханов электрон хөкүмәт эше өлешендә тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук субъектлар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәгә җиткерүдә көчләрне берләштерергә әзер булуны белдерде, шул исәптән сәламәтлек саклау, ТКХ, салым салуда да.
Ике субъект башлыгы да, Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе бер-берсе өчен кызыклы һәм кирәкле партнерлар булу өчен барлык көчләрен куячак, дип белдерде.