Рөстәм Миңнеханов Бишкекта Кыргызстан Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкекта Кыргызстан Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге активистларының татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм гомум рухи байлыкларны арттыруга керткән өлешләрен югары бәяләде. Ул Кыргызстан Республикасы җитәкчелегенә Кыргызстанда яшәүче татарларга туган телләрен һәм мәдәниятен саклап калуга уңай шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарларын берләштерергә, туган телләрен саклап калырга ярдәм итә торган, Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Болар, шул исәптән татар телен Интернет аша өйрәнергә мөмкинлек бирүче "Ана теле" проекты, чит илләргә трансляцияләнүче "ТНВ-Планета" телеканалы.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәгариф һәм фән өлкәсенә җитди игътибар бирелүен аерым ассызыклады. Казанда бик күп югары уку йортлары бар, диде ул, алар арасында – Казан федераль университеты һәм тагын милли тикшеренү университеты статусын алган ике югары уку йорты. Ул быел укуларын тәмамлаучыларны Казан югары уку йортларына чакырды.

Очрашуда татар телен өйрәнергә теләгән Кыргызстан балаларының Татарстанга – балалар өчен җәйге савыктыру лагерьларына – махсуслаштырылган сменаларга килү мөмкинлеге турында сөйләшеп килештеләр.


Белешмә өчен:

Бүген Кыргызстан Республикасында 50 мең татар яши. Аерым алганда, Бишкектә – 16 меңләп татар.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты эше планы буенча быел май аенда Бишкектәге «Туган тел» татар-башкорт мәдәният үзәге көче белән «Уйнагыз гармуннар» халыкара конкурсы, сентябрь аенда Кыргызстанда Татарстан көннәре уздырылачак.

Кыргызстан Республикасында 25 ел буена Кыргызстан халыклары ассамблеясенең «Туган тел» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе эшләп килә.

Моннан тыш, «Татулык» (Иссык-Күл) өлкәсе иҗтимагый берләшмәсе бар.

«Туган тел» һәм «Татулык» берләшмәләре каршында якшәмбе татар мәктәпләре, татар бизнес-бергәлеге эшли, Татарстан Республикасы югары уку йортларына Кыргызстан Республикасы студентлары укырга җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International