Рөстәм Миңнеханов: Без Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Кыргызстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Кыргызстан Республикасына визитыбызның төп максаты – хезмәттәшлекне киңәйтү. Бу хакта бүген Бишкекта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Җоомарт Оторбаев белән очрашуда белдерде.

Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Бишкекка визиты кысаларында үтте (2015 елның 2-3 мартында).

Без Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Кыргызстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Татарстан һәм Кыргызстан багланышлары 1996 елда имзаланган Татарстан-Кыргызстан хөкүмәтара Килешүе нигезендә башкарыла.

Без мөнәсәбәтләребезне алга таба да икътисадта гына түгел, ә гуманитар, мәгариф, мәдәни өлкәләрдә дә үстерергә телибез, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул шулай ук Кыргызстан җитәкчелегенә илдә яшәүче татарлар җәмәгатьчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Җоомарт Оторбаев Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде. Татарстаннан җитди бизнес-делегация килде, дип билгеләде ул, моннан тыш, сезнең делегация составында Татарстан Хөкүмәте әгъзалары да бар. Безгә Россия Федерациясе регионы буларак Татарстанның икътисадта һәм башка тармакларда казанышлары билгеле, дип ассызыклады Җоомарт Оторбаев. Ул аерым Татарстанда мәгълүмат технологияләре кебек юнәлеш үсешен билгеләп үтте, аерым алганда, “Электрон Хөкүмәт” проекты.

Очрашу барышында яклар 2015 елда Кыргызстанда Татарстан көннәрен һәм Татарстанда Кыргызстан көннәрен үткәрү турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International