Бүген Татарстанга ике көнлек эш визиты белән Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников килде. Казанның халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар каршы алды.
Татарстанда Сергей Ситников югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - ИТ-паркка, КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының укыту-лаборатория кампусына һәм “Эйдос” медик симуляторлар инжиниринг үзәгенә барырга планлаштыра.
Моннан тыш, Кострома өлкәсе губернаторы республиканың берничә сәнәгать предприятиесе эшчәнлеге белән танышачак, шул исәптән «КАПО-Композит» ЯАҖ, «КАИ-Лазер» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ һәм башкалар.
Эш визиты барышында Татарстан Республикасы һәм Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы мәгълүматлары буенча 2013 елда Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында товар әйләнеше 2,59 млрд. сум тәшкил иткән.
Кострома өлкәсе Татарстанның «КАМАЗ» ААҖ, «ЕлАЗ» ААҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ, «Камский Бекон»ҖЧҖ һәм башка предприятиеләре белән хезмәттәшлек алып бара.