Альберт Нәфигыйн Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Альберт Нәфигыйн Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 4 мартында аны билгеләү турында боерыкны имзалады.

Белешмә өчен:
Альберт Илдар улы Нәфигыйн 1976 елның 6 декаберендә Свердловск шәһәрендә туа.
1998 елда Казан бизнес һәм идарә институтын (менеджмент) тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге:
1998-1998 елларда - «Радиоприбор» заводының 10нчы цехы мастеры, Казан ш.
1998-1999 елларда - «Весна» КФХ икътисадчысы, Казан ш.
1999-1999 елларда - «Татагропромстрой» КАТП ААҖ икътисадчысы, Казан ш.
1999-2000 елларда- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1 категория белгече, тикшерү-ревизия бүлегенең 1 категория икътисадчысы
2000-2006 елларда – Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы Казначылык департаментының 1 категория белгече, әйдәүче белгеч, региональ контроль бүлеге башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы
2006-2010 елларда - Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы Казначылык департаментының директоры урынбасары
2010 –2015 ел мартына кадәр – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Икътисад, финанс һәм дәүләт мөлкәте белән эш итү идарәсе башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International