Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» (PricewaterhouseCoopers - PwC) компанияләр төркеменең Россиядә идарә итүче партнеры Дэвид Грей белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан берничә проект буенча «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясе белән хезмәттәшлекне дәвам итү яклы.
Искәртик, алданрак Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» компанияләр төркеме вәкилләре белән Санкт-Петербургта 2014 елның маенда Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашты.