Россия Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Татарстан азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады

2015 елның 6 марты, җомга

Бүген Россия Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров «Корстон» КСККда Татарстан азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

Искәртәбез, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Казанда эш сәфәре белән. Визитның төп максаты – «Идел буе федераль округында 2015 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек һәм ябык грунтта яшелчәчелекне үстерү турында» Сезонлы авыл хуҗалыгы кыр эшләрен уздыруга бәйле мәсьәләләрне карау һәм Идел буе федераль округына керүче Россия Федерациясе субъектларының АСК идарәсе органнарына оператив ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашу.

Утырыш алдыннан Николай Федоров белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче һәм эшкәртүче эре предприятиеләр экспозициясен карадылар.

«Просто молоко» ҖЧҖ стедында федераль министрга сөт продукциясе, сырлар, йогуртлар күрсәттеләр. Бу – сөт җитештерүче эре компания һәм республикада тулы җитештерү циклы: агрофирмасы, сөт заводы һәм башкалары булган бердәнбер предприятие.

Казанның 3 нче икмәк заводы җитәкчелеге вәкилләре чыгарылучы продукция, җитештерү күләмнәре һәм үсеш перспективалары турында сөйләделәр.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты стендында Рөстәм Миңнеханов Россия Авыл хуҗалыгы министры игътибарын предприятиенең бөтен республика балалары өчен сөт ашамлыклары җитештерүенә юнәлтте.

Аннары Николай Федоров һәм Рөстәм Миңнеханов «Пестречинка», кролик ите җитештерү буенча Россиядә иң эре хуҗалык «ПЗК» ЯАҖ, «Алабуга ит консервы комбинаты» ААҖ, «Мотыйгуллин» ИП, «Рамай» фермер хуҗалыгы (үрдәкләр үстерә), «Майский» теплица комбинаты, «Татспиртпром», «Татпотребсоюз» һәм башка хуҗалыклар стендларын карадылар.

Шуннан соң Николай Федоровка «Россельхозцентр» ФБДУ филилалы эшләнмәләре турында җентекләп мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International