Рөстәм Миңнеханов: Төп бурычларның берсе – чәчүлек мәйданнарын саклап калу

2015 елның 6 марты, җомга

Быелгы язгы чәчү кампаниясе кысаларында төп бурычларның берсе – чәчүлек мәйданнарын саклап калу, алар Татарстанның 2,9 млн. гектарын тәшкил итәләр.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы сезонлы кыр эшләрен уздыруга бәйле мәсьәләләрне карау һәм Идел буе федераль округына керүче Россия Федерациясе субъектлары АСК идарәсе органнарына оператив ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара комиссия утырышында белдерде.

“Корстон” кунакханә комплексында узган утырышның төп темасы - 2015 елда язгы чәчү эшләрен оешкан төстә уздыру бурычлары һәм Идел буе федераль округында ябык грунтта яшелчәчелекне үстерү. Утырышны Россия авыд хуҗалыгы министры Николай Федоров уздырды.

Ведомствоара комиссиядә чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов республикада язгы чәчү эшләренә 15 млрд. сум тирәсе кирәклеген белдерде, шуның 9 млрд. сумы банк кредитлары рәвешендә бурычка алынган акча булачак. Хәзер без якыннан банклар белән эшлибез, дип әйтте ул. Гомумән Татарстан Президенты билгеләгәнчә, федераль һәм республика бюджетларыннан финанс ярдәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кирәкле кредитлар алырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук мөһим факторлар арасында Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларга ярдәмне дә атады. Аның сүзләренчә, бүген югары ставкалы кредитлар шәхси хуҗалыклар тотучыларга файдасыз. Шул ук вакытта, дип әйтте ул, нәкъ менә шул кредит алучылар вакытында түләп баручылар. Рөстәм Миңнеханов, әлеге юнәлешне алга таба үстерү өчен, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары белән тәэмин итү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы техикасын ремонтлау мәсьәләсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, сәнәгать предприятиеләре белән сөйләшү нигезендә авыл хуҗалыгы машиналарына берничә запас частьләрне республикада җитештерү карала.

Татарстан Президенты утырыш барышында шулай ук республикада мелиорация программасы дәвам ителүе турында хәбәр итте. Әлеге мәсьәлә - бик мөһим, дип ассызыклады ул. Бигрәк тә яшелчә җитештерү өлкәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International