Татарстанның агросәнәгать комплексына федераль ярдәм быел 20-30 процентка артырга мөмкин. Бу хакта бүген Россиянең Идел буе федераль округына керүче субъектларында агросәнәгать комплексы белән идарә органнарына оператив ярдәм күрсәтү, сезонлы авыл хуҗалыгы кыр эшләре белән бәйле мәсьәләләрне карау буенча ведомствоара комиссия утырышыннан соң журналистларга Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров хәбәр итте. “Корстон” комплексында “Идел буе федераль округында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы һәм ябык грунтта яшелчәчелекне үстерү” темасына багышланган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Николай Федеров искәртеп узганча, былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанның агросәнәгать комплексына федераль ярдәм 10 млрд сум тәшкил иткән. Аның сүзләренә караганда, республика җитәкчелегенең амбициоз планнарын, аерым алганда, теплица хуҗалыклары үсеше буенча киңкүләм программа гамәлгә ашырылуын исәпкә алып, федераль ярдәм 20-30 процентка артырга мөмкин. “Бу бик мөмкин”, - дип белдерде Н. Федоров.
Федераль министр сүзләренә караганда, бүгенге көндә ИФО төбәкләре чәчү кампаниясен уздыруга федераль бюджеттан 25 млрд сумга якын акча алган. Аның сүзләренә караганда, бу акчаларны орлыклар, ашламалар һәм башка кирәк-яраклар сатып алу өчен тизрәк аграрийларга җиткерергә мөмкин. “Бүген төбәкләрдә счетларга килеп ирешкән акчалар күләме, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 4 мәртәбә артык. Бу, бер караганда, бик яхшы, икенче яктан, тизрәк эшләргә, федераль ярдәмне авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә вакытында илтеп җиткерүгә җаваплылык өсти”, - дип билгеләп узды Николай Федоров.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кризиска каршы чаралар планында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы барыннан да оперативрак эшләде. “Без акчаны алдык һәм үзебездән өстәмә ресурслар табарга тырыштык”, - дип белдерде Президент. Республика башлыгы ассызыклаганча, Татарстанның агросәнәгать комплексы бурычы – республиканы азык-төлек белән тәэмин итү генә түгел, Татарстан чикләреннән тыш та яңа базарлар эзләү. “Бүгенге кризис вәзгыяте безгә производствоны киңәйтеп, чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алмаштыру белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә”, - диде ул.