Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы: Татарстанга федераль бюджеттан язгы чәчү эшләренә 6,5 млрд. сум күләмендә акча каралган

2015 елның 6 марты, җомга

Бүген Казанның "Корстон" комплексында Россиянең Идел буе федераль округына керүче субъектларда агросәнәгать комплексы белән идарә органнарына оператив ярдәм күрсәтү, сезонлы авыл хуҗалыгы кыр эшләре белән бәйле мәсьәләләрне карау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. "Идел буе федераль округында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы һәм ябык җирлектә яшелчәчелек үсеше" темасына үткән утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ИФО төбәкләренең агросәнәгать комплексы органнары җитәкчеләре катнашты.

Иң элек мәртәбәле кунаклар республиканың азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Эре предприятиеләр һәм фермерлык хуҗалыклары, кулланучылар кооперациясе оешмалары үзләрендә җитештерелә торган продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте – анда икмәктән һәм яңа өлгергән яшелчәләрдән алып сөт продуктлары һәм ит деликатесларына кадәр бар иде. Экспонентлар арасында – “Майский” теплица комбинаты, Алабуга ит комбинаты, “Рамай” фермерлык хуҗалыгы һәм башка предприятиеләр.

Николай Федоров сәламләү чыгышында язгы кыр эшләрен уздыру өчен күрсәтелә торган финанс ярдәменә тукталып, бүгенге көндә ил төбәкләренең федераль казначылыкның территориаль идарәләре счетларына язгы кыр эшләрен үткәрүгә 98,5 млрд сум акча күчерелгәне турында хәбәр итте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бер ел элек счетларга күчерелгән федераль акчаларның күләме 32 млрд сум гына тәшкил иткән, ягъни быел Россия аграрийларына федераль казнадан бирелә торган субсидия өч тапкыр күбрәк. Идел буе федераль округы төбәкләренә 24 млрд сумнан артык акча күчерелгән, аның 12 проценты авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләренә юлланган. Субъектлар төбәк бюджетларыннан аларга 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирергә тиеш. Бүгенге көндә бу сумманың 861 млн сумы инде күчерелгән. Татарстанга федераль бюджеттан 6,5 млрд сум күләмендә акча каралган. Әйтергә кирәк, бу - ИФО төбәкләре арасында иң зур сумма.

Николай Федоров сүзләренә караганда, язгы кыр эшләрен уздыру өчен, дәүләт тарафыннан банк кредитлары буенча ставкаларны субсидияләү 17,4 процент дәрәҗәсендә булачак. Федераль министр, илнең эчке ихтыяҗларын канәгатьләндерү, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм чит илләргә товар чыгаруны арттыру өчен, Россия аграрийларына 100 млн т күләмендә бөртеклеләр уңышын җыярга кирәклеген ассызыклады. Идел буе федераль округына килгәндә, бу уңыш 24 млн т тирәсе булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләре башланыр алдыннан мөмкинлекләрне барлау буенча хәзер бик җаваплы чор булуын искәртте. Аның әйтүенчә, язгы кыр эшләрен югары сыйфатта уздыру өчен, Татарстанга 15 млрд сум акча кирәк, аның 9 млрд сумы әлегә кредит ресурслары белән тәэмин ителмәгән. Президент, федераль һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр ташламалы шартларда кирәкле кредит ресурслары белән тәэмин ителәчәгенә ышанычын баглады.

Республика башлыгы шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга финанс ярдәме күрсәтү проблемасын ассызыклап узды. Аның әйтүенчә, Үзәк банк тарафыннан төп ставкалар 17 процентка кадәр күтәрелгәч, бу секторны кредитлау күләмнәре кисәк кимеде. Агымдагы елның беренче айларында шәхси хуҗалыклар тарафыннан алынган кредитлар саны 10 мәртәбә кимеде. “Шәхси хуҗалыклар – иң намуслы кредит түләүчеләр. Кредитлау күләмнәре кимегәч, алар производстволарын киңәйтә алмаячак, димәк, шәхси хуҗалыклардан продукция базарга китмәячәк. Авыл өчен кабул ителгән ярдәм формасының шәхси хуҗалыкларга да кредит алырга мөмкинлек бирүенә ирешү зарур”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент матди ресурсларга бәя арту кебек проблемага да тукталды. “Безнең өчен иң мөһиме - чәчүлек мәйданнарын саклап калу”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International