Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Булочно-кондитерский комбинат" ААҖдә (Казан) җитештерү цикллары белән танышты.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар озата йөрде.
1986 елда оешкан предприятие Казан базарының 30%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта"Булочно-кондитерский комбинат" ААҖ генераль директоры Булат Котдусов хәбәр итте. Көненә предприятиедә 80 тонна икмәк һәм күмәч әйберләре җитештерелә.
Рөстәм Миңнехановка шоколад конфетлар җитештерәчәк яңа кондитер фабрикасы макетын тәкъдир иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшләре барышы белән кызыксынды һәм шоколад конфетлар җитештерү башлану белән Татарстан базарында чит илләр продукциясе кирәк тә булмаячак, дип белдерде. Аннары Татарстан Президенты тагын бер кондитер цехына керде, бу линиядә тәүлегенә12 тонна вафли, тортлар, пирожноелар, чәк-чәк һәм башкалар җитештерелә. Мондагы күргәзмәдә бәйрәм торты куелган иде. Рөстәм Миңнеханов аны Казанның берәр интернат йорты балаларына бүләк итәргә тәкъдим итте.
Предприятие хатын-кызлары белән очрашуда Татарстан Президенты барысын да Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, азык-төлек сәнәгате – республика өчен, оборона потенциалы кебек, үк бик зур әһәмияткә ия, дип белдерде. Аның сүзләренчә, икмәк җитешетрүчеләр көн саен бик мөһим социаль эш башкаралар. "Сез һәркем ала алырлык сыйфатлы продукция җитешетерергә тиеш. Без продукциябезнең импорттан кергән продукциядән сыйфатлырак икәнен беләбез. Шуңа күрә өстәлмә бәя дә республикада калырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул комбинатта үз һөнәренең осталары булган хатын-кыз коллективы оешкан, диде. "Бу бик әйбәт. Персонал теләсә нинди производствода төп рольне үти. Сездә тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли, яшь кызлар да бар. Димәк, җитәкчелек кадрлар сәясәтен әйбәт алып бара", - диде ул.
"Булочно-кондитерский комбинат" ААҖ эшенә бәя биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның икмәк пешерү тармагында предприятие алдынгы урыннарның берсен алып тора. Сөйләшү барышында хезмәткәрләрнең берсе тендерлар алуның кыенлыгы турында әйтте. Татарстан Президенты импортны алмаштыру программасы кысаларында бу мәсьәлә хәл ителер, дип ышандырды. Рөстәм Миңнеханов, кадрлар темасын кузгатып, комбинат җитәкчелегенә ресурс үзәкләре һәм төрле колледжлар белән активрак эшләргә тәкъдим итте.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.