Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәт Сабиров вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләрен белдерде

2015 елның 9 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәт Сабиров вафатына бәйле рәвештә Сабировлар гаиләсәнең кайгысын уртаклашу сүзләрен белдерде. Ул Мөхәммәт Сабировның тормыш иптәше Фәһимә Сәхап кызына телеграмма җибәрде.

«Хөрмәтле Фәһимә Сәхап кызы! Татарстан Республикасының күренекле дәүләт эшлеклесе Мөхәммәт Галләм улы Сабировның вафат булуы турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем. Бу югалту – туганнары һәм якыннары, безнең барыбыз өчен дә гаять зур югалту, - диелә телеграмма текстында. – Актив тормыш позициясе булган бик олпат җитәкче, оста нефтьче һәм төзүче дөнья куйды. Ул Татарстанның төзелеш һәм нефть тармагы үсешенә зур өлеш кертте. Иң катлаулы һәм республикабыз язмышы хәл ителгән елларда аңа Татарстан Хөкүмәтен җитәкләү ышанып тапшырылды. Шул катмарлы заманнарда ул бөтен белемен, барлыкк көч-куәтен икътисадны тотрыкландыру һәм халыкны социаль яклау системасын булдыру бурычларын уңышлы хәл итүгә багышлады.

Бу авыр көндә Сезнең һәм балаларыгыз Шамиль, Гүзәл, Маратның тирән кайгысын уртаклашам. Мөхәммәт Галләм улы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, аның олы эшләре һәм проектлары татарстанлылырга әле озак хезмәт итәр.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International