Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы Тәһрандагы “Пардис” югары технологияләр паркы белән хезмәттәшлек итү яклы

2015 елның 9 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы “Пардис” югары технологияләр паркы (Тәһран) белән хезмәттәшлек итү яклы. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пардис” технопаркы җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.

“Пардис” технопаркын һәм яңа шәһәрне төзү планы 2001 елда расланганю “Парадис” сүзе “җәннәт” дигәнне аңлатаю “Пардис” технопаркы Тәһраннан төньяк-көнчыгышка таба 20 км ераклыкта урнашкан. Аның мәйданы - 38 гектар. Технопарк ике зонадан тора - «Пардис инновацияләр» (20 га) и «Пардис фән» (18 га). Бүгенге көндә технопаркта түбәндәге өлкәләрдәге компанияләр һәм инкубаторлар эшли: мәгълүмат технологияләре, нанотехнологияләр, биотехнологияләр, электорника, механика, фармацевтика, химия, энергиянең альтернатив чыганаклары, шәһәр төзелеше, архитектура һәм башкалар. Технопарк резидентларына бирелә торган льготалар арасында 15 елга салымнардан азат итү, таможня пошлиналарыннан, парк хезмәткәрләрен Иран хезмәт кодексыннан азат итү.

Рөстәм Миңнеханов технопарк структурасы белән танышты, кайбер мәйданчыкларны карады, шул исәптән фармацевтика өлкәсендә эшләүче мәйданчыкларда да булды. Моннан тыш, ул телекоммуникацион компанияләр өчен сервислары белән идарә итү үзәгендә дә булды (дата-үзәк, интернет һәм башкалар).

“Парадис” технолоигияләр паркы белән очрашу барышында Татарстан Президенты инновацион мәйданчыкны карау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, аның сүзләренчә, биредә “кыска вакытта технологияләр җәннәте булдырылган”.

Татарстан да бу юнәлештә эшли, һәм безнең дә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә шундый ук карарлар кабул итүебез шатлыклы, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.  “Ышанам ки, безнең технопарклар хезмәттәшлек итәргә, багланышлар урнаштырырга тиеш, чөнки заманча технологиячләр бүген билгеле бер урын белән генә чикләнмиләр – дөньяның төрле почмакларында була торпып, бер проектны эшләп була”.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Иран белгечләре үз эшләрендә яңа юнәлешләр һәм эшләнмәләрне үстерү өчен нигез, фундамент була алырлык булдыклы инноваторлар һәм университетларга нигезләнәләр. Ул Татарстанда гамәлгә ашырыла торган “Татарстан Республикасы 50 иң яхшы инновацион идеяләр” проекты турында сөйләде, аның кысаларында республикада инновацион эшчәнлеккә стимул бирәләр, фән һәм яңа идеяләрне этәрергә теләүчеләргә ярдәм итәләр.

Татарстан Президенты Иран хезмәттәшләренә Татарстанда уздырылучы инновацион конкурсларда катнашырга, ә Татарстан эшлеклеләре Ирандагы шундый ук конкурсларда катнаша алу мөмкинлеген булдыруны тәкъдим итте.

“Технопарк мәйданчыгы – яңа эшләнмә булдыруга иң кыска юл, ә ул алга таба кулланышын табачак, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Бу системага күбрәк фәнни һәм мәгариф үзәкләрен кертү мөһим – алар да элемтәдә булсын, реаль продуктка ашырылучы яңа идеяләр әзерләсеннәр”.

“Сезнең технопаркта югары стандартлар куелган – бу архитектур күренеш, һәм биредә булдырылган инновацион мохит, болар барысы да бирегә сәләтле яшьләрне, эшмәкәрләрне җәлеп итә. Һәм мәйданчыктагы 250 предприятие проектның чыннан да перспектив булуын һәм илегезгә кирәклеген раслый. Без хезмәттәшлек итү яклы”, - дип әйтте Татарстан Президенты.

Бүген “Парадис” технопаркы (Тәһран) һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарк “Ит-парк” (Казан) арасында ниятләр турындагы Килешү имзаланды. Документ алга таба элемтәдә булу һәм мөнәсәбәтләр үсешен күз алдында тота. Шулай ук “Парадис” технопаркы вәкилләре хәбәр иткәнчә, биредә вәкиллек ачу өчен “Парадис” технопаркында Татарстан хезмәттәшләренә мәйданнар бирәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International