Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран комиссиясе утырышларының берсен Казанда уздырырга тәкъдим итте

2015 елның 9 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран комиссиясе утырышларының берсен Казанда уздырырга тәкъдим итте.

Мондый тәкъдимне ул Тәһранда Иран нефть министры, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча даими Россия-Иран комиссиясе рәистәше Бижан Намдар Занһане белән очрашуда белдерде.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кыла (2015 елның 8-10 марты).

Рөстәм Миңнеханов Бижан Намдар Занһане әфәндегә очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяләвен әйтте.

Татарстан Президенты кыскача гына регионның сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Бүген Татарстанда Россия нефтенең гомуми күләменең 6,3%ы чыгарыла, диде ул, бу елына 33 млн. тонна, шуның яртысы Татарстанда урнашкан ике нефть эшкәртү заводында эшкәртелә.

Татарстанда Россиянең 50% - полистиролы, 48% - полиэтилены, 46% - синтетик каучугы җитештерелә. Моннан тыш, республика территориясендә шулай ук Россия шиннарының гомуми күләменең өчтән бере чыгарыла («Түбән Кама шина» предприятиесе).

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге хезмәттәшлек. Ул искә төшергәнчә, «Татнефть» компаниясе Иранда1996 елдан бирле эшли.

Бу өлкәләрдә Иран компанияләре белән хезмәттәшлегебезне киңәйтсәк, шат булыр идек, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Татнефть» ААҖ эшчәнлеге һәм аның үсеш перспективалары турында кыскача гына «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Бижан Намдар Занһане очрашу кысаларында нефть чыгару тармагында кадрлар әзерләү, белгечләрнең квалификациясен күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, нефтьне күкерт катышмаларыннан чистартуның, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның яңа технологияләрен өйрәнү һәм гамәлгә кертү уртак эшнең перспектив юнәлеше булырга мөмкин, диелде очрашуда.

Бүген Тәһранда Рөстәм Миңнеханов сәнәгать, шахта һәм сәүдә министры Мөхәммәд Реза Нәматзадә, Иран чит эшләр министры Мөхәммәд Җәвад Зариф белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International