Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Мөхәммәт Сабировның исеме мәңгегә безнең республика тарихына язылачак
2015 елның 10 марты, сишәмбе
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының элекке Премьер-министры Мөхәммәт Сабировны соңгы юлга озатуга багышланган матәм митингы узды. Республиканың күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Мөхәммәт Сабиров 2015 елның 9 нчы мартында, 83 нче яшендә вафат булды. Аның белән хушлашырга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың сәяси һәм фәнни эшлеклеләре һәм башкалар катнашты.
Хушлашу чарасында Илдар Халиков ТР Президенты һәм республика җитәкчелеге исеменнән Мөхәммәт Сабировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. “Мөхәммәт Галләм улы күренекле һәм талантлы кеше иде. Ул һәрвакыт республиканың һәрбер кешесе өчен, бөтен республика өчен кайгыртучанлыгы белән аерылып торды”, - дип билгеләде ул.
Илдар Халиков Мөхәммәт Сабировның хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары турында сөйләде. 1955 елда Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң, ул “Әлмәтбораулаунефть” трестында эшли башлый, югары профессионализм, компетентлык, оештыру сәләте кебек сыйфатлар аны хуҗалык эшләреннән дәүләт хезмәтенә кадәр китереп җиткергән.
1989 елда Мөхәммәт Галләм улы ТАССР Министрлар Советын җитәкләде, 1991-1995 елларда республика Хөкүмәте белән җитәкчелек итте. “Ул вакытта аның ни дәрәҗәдә физик һәм мораль авырлык кичергәнен фаразлап кына буладыр. Бу илнең таркалу, яңа икътисад формалашу, халыкның яшәү дәрәҗәсе түбәнәю чоры иде. Мөхәммәт Галләм улы бу чорның авырлыкларын намус белән кабул итте”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Хезмәттәге казанышлары өчен Мөхәммәт Сабиров югары дәүләт бүләкләренә лаек булган. Ул ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Мактау билгесе” һәм Халыклар дуслыгы орденнары, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән. Аңа “Татарстан Респуликасының атказанган төзүчесе” исеме бирелгән.
Илдар Халиков ассызыклаганча, Мөхәммәт Сабировның исеме мәңгегә безнең республика тарихына язылачак.
Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, ТРның беренче Премьер-министры өлешенә Татарстан Республикасы тарихының иң катлаулы чоры туры килде. “Гадәтләнгән тормыш рәвеше генә түгел, без үзебез дә үзгәрдек: фикер йөртүебез, дөньяга карашыбыз. Без ул вакытта күп нәрсәне беренче тапкыр эшләдек. Бу яңа сәяси аренада беренче адымнар иде. Мөхәммәт Галләм улы бернигә дә карамыйча үз эшен гадел һәм намуслы итеп башкарды”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Хушлашу чарасы тәмамланганда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җеназа намазын укыды.
Мөхәммәт Сабиров Арча кыры зиратына җирләнә.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз