Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Адмирал» сәүдә үзәге (Казан) янгыны урынында күчмә киңәшмә уздырды.
Рөстәм Миңнеханов янгын урынын карап чыкты, хокук саклау органнарына янгын сәбәпләрен ачыклау буенча җентекләп тикшерү уздырырга кушты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күргәннәргә медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны сырхауханәләргә салу йөкләнде.
Татарстан Президенты шулай ук Казан җитәкчелегенә «Адмирал» СҮдә эшләүче барлык эшкуарларга шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә урыннар бирергә кушты.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Россия ГХМның ТР буенча ДИ башлыгы Рафис Хәбибуллин, Россия ГХМның Идел буе региональ үзәге башлыгы Игорь Паньшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.