Н.Э. Бауман ис. МДТУ белән КМТТУ – КАИ арасында стратегик партнерлык турында килешүгә имза салынды

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт дәүләт техник университетында булды.

Н.Э. Бауман ис. МДТУ ректоры Анатолий Александров белән бергә, Татарстан Президенты югары уку йорт аудиторияләрен, лаборатор бүлмәләрне, шулай ук инновацион зонаны, шул исәптән берничә фәнни-мәгариф үзәген карады, яшь галимнәр белән сөйләште.

Аерым алганда, «Инновацион эшкуарлык һәм акыл милкен яклау» фәнни-мәгариф үзәге ике кафедра базасында булдырылган. Төп эшчәнлек – булачак эшкуарларга бизнес алып баруның заманча ысулларын өйрәтү, акыл милкенә һәм инновацияләргә идарә, эшләнмәләрне коммерциализацияләүгә, югары технологияләр базарларында практик күнекмәләргә өйрәтү.

«Мәгълүмат технологияләре технопаркы» фәнни-мәгариф үзәге – Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ белән Mail.ru компаниясенең уртак проекты, анда «Бауманка» мөгаллимнәре һәм Mail.ru компаниясенең әйдәүче белгечләре югары уку йорты студентларын «системалы архитектор» белгечлеге буенча интернет-өлкә өчен программалаштыруга өйрәтә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Фотоника һәм инфракызыл техника» фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге белән танышты. Аның төп бурычларыннан берсе – оптика һәм фотоника өлкәсендә перспектив юнәлешләр буенча бөтендөнья дәрәҗәсендә фәнни-инженер мәктәбе булдыру.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Н.Э. Бауман исемендәге МДТУның Гыйльми советы утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында ике килешү имзаланды.

Консорциумда катнашу турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт дәүләт техник университеты» ФБДОУ һәм «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ» ФБГОУ имзалады. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Н.Э. Бауман ис. МДТУ ректоры Анатолий Александров һәм КМТТУ – КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов кул куйдылар.

Шулай ук Н.Э. Бауман ис. МДТУ белән КМТТУ – КАИ арасында стратегик партнерлык турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International