Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны кабул итте.

Михаил Мень Рөстәм Миңнеханов белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, шулай ук күп фатирлы йортларга капиталь ремонт, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү региональ программаларын гамәлгә ашыру һәм “Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2008 - 2014 елларда Татарстан Республикасында 8,168 мең күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган һәм 1,7 млн. кешенең яшәү шартлары яхшыртылган. Бу чорда элек авария хәлендәге торак урыннарында яшәгән 33,1 мең граждан яңа фатир алган. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, 2015 елның капремонт программасына 999 бина керә, аны республика сентябрь аена кадәр тәмамларга планлаштыра.

Бүген Татарстан Республикасы яңа торак төзелеше күләмнәре буенча алда баручы федерация субъектлары дистәсенә керә: 2014 елда 2,4 млн. кв. м торак төзелгән. Татарстан “Россия гаиләсе өчен торак” программасына беренчеләрдән булып керде һәм 2017 елның беренче яртыеллыгына кадәр 1,5 млн. кв. эконом-класслы торак төзергә җыена.

Очрашу барышында Михаил Мень ветераннар проблемасының мөһимлеген билгеләп үтте. “Без быел Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысын да торак белән тәэмин итәргә тиеш. Моның өчен региональ законнарны үзгәртергә кирәк булса, димәк, үзгәртергә кирәк, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International