Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Ночные волки” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Александр “Хирург” Залдостанов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Залдостанов республикада яшьләр сәясәтен һәм спортны үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Казанда соңгы вакытта яшьләр арасында спорт чаралары ешрак уздырыла: “Автобитва” экстремаль шоу, FMX Masters мотофристайл-шоу һәм башкалар. Авто- һәм мотоспорт үсешенә аерым игътибар бирелә.
Александр Залдостанов, үз чиратында, Татарстанның сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырудагы казанышларын югары бәяләде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Залдостанов шулай ук республикада бергә масштаблы спорт фестивален уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Александр Залдостанов сүзләренчә, спорт тәшкилиятеннән башка, әлеге чара патриотик тәрбия төсмерен дә алырга тиеш.