Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» университеты абитуриентлары өчен беренче сайлап алу сынауларында булды

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

2015 елның 14 мартынад шимбә көн Иннополис инновацион шәһәре территориясендә «Иннополис» университеты абитуриентлары өчен беренче сайлап алу сынаулары башланып китте.15 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шул чарада булдылар.

Иртәнге аш барышында кунаклар абитуриентлар белән «Иннополис» университеты үсеше, ИТ-индустриядә трендлар мәсьәләләре буенча, шулай ук киләчәк студентларның спорт белән кызыксынулары турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. «Иннополис» университеты ректоры Александр Тормасов хәбәр иткәнчә, быел югары уку йорты беренче мәртәбә студентларны күпләп җыярга планлаштыра: бакалавриат программаларына берничә йөз кеше һәм магистратура программаларына 100 кешегә кадәр. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, «Иннополис» университеты, һичшиксез, Россиядә югары технологияләр өлкәсендә төп мәгариф тармагы объектына әвереләчәк.

Искәртәбез, «Иннополис» университетының бакалавриат һәм магистратура программаларына сайлап алу сынаулары унбер атна дәвамында узачак – 2015 елның мартыннан алып июненәә кадәр. Беренче сайлап алуда 60 кеше катнашты: 35 абитуриент бакалавриатка, 25е – магистратурага. Сынауда катнашучылар хәтта Украинадан, Беларуcьтан һәм Казахстаннан килгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International