Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә.

Төп максат – Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм «Татнефть» ААҖнең «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә 70 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә үткәрү. Киңәшмә район администрациясе бинасында уздырылачак.

Моннан тыш, Лениногорск районында булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Лениногорск мәдәният сарае биналарына ремонт эшләре белән танышачак, икенче урта гомуми белем бирү мәктәбен караячак (Лениногорск, Моряков ур., 4).

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар шулай ук «Лениногорск үзәк район сырхауханәсе» ДАСУның балалар стационарында (Садриев ур., 20) булачак.

Татарстан Президенты «1941 – 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медален Лениногорскта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсенә тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International