Татарстан дәүләт хезмәтләре порталының хисап язмаларын федераль идентификация системасына күчерәләр
2015 елның 17 марты, сишәмбе
Бу елның ахырына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында булдырылган барлык шәхси кабинетлар бердәм федераль идентификация һәм аутентификация системасына күчерелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы – федераль мәгълүмат системасы, ул дәүләт мәгълүмат системаларында булган мәгълүматларга керүне тәэмин итә.
Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Татарстан халыкка дәүләт, муниципаль, социаль-әһәмиятле хезмәтләрне тәкъдим итү буенча Россия Федерациясенә караганда берничә ел алдан цифрлы системага күчте, республикада үзенең бердәнбер идентификация системасы булдырылды.
“Хәзер без бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчәбез. Бу нәрсә бирә соң? Файдаланучылар порталында теркәлүчеләр өчен gosuslugi.ru федераль порталына керү мөмкинлеген бирә”, - дип аңлатты министр.
Федераль порталда тәкъдим ителгән барлык хезмәтләр Татарстан ресурсында гамәлгә кертелгән инде, дип белдерде Роман Шәйхетдинов. “ Акрынлап, ел ахырына кадәр, барлыгы 1,25 млн. шәхси кабинетны бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчерүне планлаштырабыз. Бу система республика халкы өчен яңа мөмкинлек бирә”, - дип йомгаклады ул.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.