Татарстан Республикасы Голландия бизнесының үз инновацион мәйданчыкларында булуы яклы, шул исәптән “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә, Иннополис проекты мәйданчыгында. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел белән очрашуда белдерде.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министры урынбасары - азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар катнашты.
Искәртик, Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел Татарстанга эш визиты белән килгән.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ул Россия-Голландия мөнәсәбәтләре кысаларында Нидерланд Корольлеге белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. Ул шулай ук илчегә Россия регионы буларак Татарстанга игътибар итүе һәм региональ хезмәттәшлеккә уңай шартлар булдыруы өчен рәхмзт белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүген Татарстан белән Нидерланд арасында элемтәләрне көчәйтү өчен бөтен шартлар да бар. Ул шулай ук Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) юнәлеше буенча Голландия хезмәттәшләре белән элемтәләр дәвам итүе турында искәртте.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 елның апрелендә ул Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Амстердамда булган, анда инновацион өлкәдә хезмәттәшлек итү турында берничә мөһим килешү һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы юнәлеше буенча үзара аңлашу турында Меморандум имзаланган.
Бүген Татарстан Нидерланд белән агросәнәгать секторы, машина төзелеше, нефть химиясе, банк һәм инновацияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә тели, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, белгечләрне әзерләү, студентлар белән алышыну, вузара элемтәләр, медицина туризмы өлкәләрендә, тематик күргәзмәләрне әзерләү һәм уздыру, Голландиянең алдынгы клиникаларында Татарстан белгечләренең стажировкаларын оештыру өлкәләрендә хезмәттәшлек итү теләге бар.
Нидерланд Корольлеге – агросәнәгать секторында безнең стратегик партнерыбыз, дип әйтте Татарстан Президенты Россиядәге Нидерланд илчесе белән очрашуда. Ул, аерым алганда, икәрткәнчә, “Кама беконы”, “Чаллы Бройлер” кебек проектлар Голландия белгечләре катнашында ашырылган.
Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел үз чиратында хәбәр иткәнчә, ул, әңгәмәне хезмәттәшлекнең мөһим өлеше дип санап, ә бүгенге шартларда бигрәк тә, Россия төбәкләренә сәфәр кыла. Аның сүзләренчә, Голландия компанияләре Россиядәге хезмәттәшләре белән эшлекле элемтәләрне үстерү һәм дәвам итү яклы. Кайбер производстволарны локальләштерүдә дә ихтыяҗ бар, дип әйтте ул.
“Күп кенә Голландия компанияләре - безнең партнерларыбыз, һәм бу элемтәләрне сакларга кирәк, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Без үз инновацион мәйданчыкларыбызда Голландия бизнесын күрү яклы, шул исәптән “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә, Иннополис проекты мәйданчыгында”.