Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Форум – Россиядә яңа вакыйга”

2009 елның 24 октябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Россия – спорт державасы” исемле спорт форумының йомгаклау пленар утырышында катнашты. Шуны искәртик: беренче Бөтенроссия спорт форумы 22 нче – 25 нче октябрьдә Казанда (“Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексы) уза.
Утырышны Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков ачып җибәрде. Ул Казанда форумның иң югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм үткәрелүен билгеләп үтте. “Форум Россиянең спорт хәрәкәтендә сизелерлек этап булды”, - диде ул.
Россиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Россиядә спорт форумының ел саен үткәрелә торган традицион вакыйгага әвереләчәген әйтте. Ул шулай ук бүгенге форумда Россия Президенты Дмитрий Медведев катнашу сәбәпле, анда карала торган бөтен мәсьәләләрне дә тормышка ашыру мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.
Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, форумның Россиядә яңа вакыйга булуын әйтте. Аның сүзләренчә, Россия Президенты Указы (“Россия – спорт державасы” форумын үткәрү турында) барыбызның да спортка мөнәсәбәтен үзгәрткән, хакимият һәм бизнес бу мәсьәләләргә - физик культура үсешенә, профессиональ спортка – башкача карый башлаган.
Татарстан Премьер-министры Россиянең Спорт министрлыгына форумны оештыру һәм үткәрүдә хезмәттәшлек итүе өчен рәхмәт белдерде. “Казан өчен бу форум мөһим вакыйгага әверелде. Бәлки, ул әле монда әйләнеп кайтыр. Без эшләгән эшләребезнең барысын да күрсәтергә тырыштык”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Россиянең 2014 елгы Олимпия уеннарын һәм 2013 ел Универсиадасын кабул итәчәген искәртте. Ул футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатының да Россиядә үтәчәгенә ышаныч белдерде. “Футбол буенча дөнья чемпионатын да үткәрергә көчебез җитәр дип ышанам”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Александр Жуков, Татарстан Хөкүмәте башлыгы чыгышына аңлатма биреп, 2013 ел Универсиадасына кадәр Казанда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физкультура һәм спорт советы тагын үткәрелергә мөмкин икәнлеген әйтте.
“Казанда әлеге форумны оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсе бик югары”, - диде Жуков әфәнде. Ул шулай ук чараның спонсорлары булган компанияләргә (алар арасында “Татнефть” ААҖ дә бар) рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк. Аның соңгы редакциясенә бүгенге йомгаклау пленар утырышында әйтелгән тәкъдим һәм төзәтмәләр кертеләчәк”, - диде Александр Жуков.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International