Хезмәт җитештерүчәнлеге артты. Татарстанда бу күрсәткеч буенча үсеш темплары уртача Россия күрсәткечләреннән югарырак.
Татарстан икътисади яктан Россия төбәкләре арасында алга киткән республикаларның берсе, тышкы икътисади эшчәнлектә актив катнаша. Тышкы икътисади әйләнеш күләме буенча республика РФ субъектлары арасында 5 урында, Идел буе федераль округында 1 урында.
2014 ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булды. Бу тармакта продукция күләме 188,8 млрд. сум тәшкил итте. Узган ел бөртекле ашлык 2013 елга караганда 29,4% ка күбрәк җыелды. Бөртекле ашлыкның уртача уңышы 1 гектардан 21,6 ц. тәшкил итте.
2014 елда республикада 2,4 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылды, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 383,4 мең кв. метр.
Йортларга капиталь ремонт ясау программасы дәвам итә. Узган ел 816 күп фатирлы йорт ремонтланган. Финанслау күләме якынча 4,7 млрд. сум тәшкил итте.
Илдар Халиков шулай ук Татарстанның дүртенче ел рәттән РФ субъектлары арасында башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 1 урында булуын искә алды.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.