Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Халыкара хоккей федерациясе президенты Леонардо Негре: “Россиядә Татарстанның чирәмдәге хоккейны үстерү өлкәсендәге эш үрнәгенә тиңнәр юк”
2009 елның 27 октябре, сишәмбе
Халыкара хоккей федерациясе рәисе Леонардо Негре фикеренчә, Россиядә Татарстанның чирәмдәге хоккейны үстерү өлкәсендәге эш үрнәгенә тиңнәр юк. Ул бу турыда “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия халыкара спорт форумы кысаларында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов белән оештырылган очрашуда әйтте.
Форум 22 нче – 24 нче октябрьдә Казанда узды.
Борис Павлов һәм Халыкара хоккей федерациясе президенты Леонардо Негре (Испания) Татарстан Республикасының Чирәмдәге хоккей үзәгендә булдылар. Халыкара хоккей федерациясе президенты Татарстанда бу спорт төренең үсеш перспективаларына югары бәя бирде: “Россиядә Татарстанның чирәмдәге хоккейны үстерү өлкәсендәге эш үрнәгенә тиңнәр юк: бик яхшы җиһазландырылган Чирәмдәге хоккей үзәге танылган спорт клубларына гына түгел, балалар һәм яшүсмерләр мәктәпләренә дә тренировкалар өчен искиткеч шартлар тәкъдим итә. Бу теләсә нинди спортны үстерүнең төп шарты булып тора, чөнки ул үзебезнең спорт кадрларын әзерләргә мөмкинлек бирә”. Леонардо Негре сүзләренчә, Татарстанның, югары технологияләр өлкәсендәге яңалыкларны күзәтеп барып, бөтендөнья спорт берләшмәсе белән бергә атлавы бик мөһим. Моның матур үрнәге – Негре әфәндегә тәкъдир ителгән Спорт медицинасы үзәге.
Моннан тыш, Леонардо Негре чирәмдәге хоккей буенча алты тапкыр Россия чемпионы булган “Динамо-Казан” ир-атлар клубының уңышлары мисалында Россиядә чирәмдәге хоккей уйнау дәрәҗәсенең шактый күтәрелүен билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта без Россиядә бу спорт төренең яңадан барлыкка килүен күрәбез, ә Казан, һичшиксез, бүгенге көндә чирәмдәге хоккейның яңа башкаласы булып тора”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов Негре әфәнде фикеренә кушылды һәм болай диде: ”Хәзер эшләнгәннәр – Татарстан Хөкүмәте спортның бу олимпия төрен – чирәмдәге хоккейны үстерү буенча якын киләчәккә билгеләп куйган планнарның бер өлеше генә. Казанның Универсиада-2013 не үткәрү өчен барган көрәштә җиңеп чыгуы һәм чирәмдәге хоккей программасына кертелүе моның аеруча мөһим икәнлеген күрсәтә”.
“Куелган мәсьәләләрне чишүдә 2009-2013 елларга Татарстан Республикасында чирәмдәге хоккейны үстерүнең яңа концепциясе ярдәм итәргә тиеш. Бүгенге көндә республикада спортның бу төре белән 1200 кеше (спорт белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми саныннан 0,2 %) шөгыльләнә. Концепция нигезендә, спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр саны 5000 кешедән дә ким булмаска тиеш”, - диде Борис Павлов.
Аның сүзләренә караганда, куелган бурычларга чирәмдәге хоккейны һәм аның төрләрен (индорхоккейны) гомуми белем бирү учреждениеләренең мәгариф программаларына кертү ярдәмендә ирешү планлаштырыла. Борис Павлов фикеренчә, бу эштә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәм итәргә тиеш.
Моннан тыш, Борис Павлов белән очрашуда Халыкара хоккей федерациясе президенты Леонардо Негре 2012 елда Казанда чирәмдәге хоккей буенча конгресс үткәрергә һәм аны халыкара турнир вакытына туры китерергә тәкъдим итте. Борис Павлов Негре әфәндегә тәкъдим ясавы өчен рәхмәт белдерде һәм якын арада Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясенең, республика җитәкчелеге белән килешеп, бу чараны Казанда үткәрү өчен гариза язачагын әйтте.
Негре әфәнде Татарстан Республикасының чирәмдәге хоккей командаларының тренерлар составын ныгытуда үз ярдәмен тәкъдим итте һәм Татарстан башкаласына 4 нче ноябрьдә - УЕФА ның Чемпионнар Лигасына кергән “Рубин” һәм “Барселона” командалары уенына килергә вәгъдә бирде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз