Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина белән очрашты.
Очрашу барышында берничә килешү имзаланды. Россия банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кредитлы булмаган финанс оешмаларны бердәм формат нигезендә электрон хисап тотуны формалаштыруга күчерү буенча пилот проектны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру турында килешүне имзаладылар.
Моннан тыш, Финанс базарны дигитальләштерү буенча бөтенроссия форумны һәм финанс базар өчен инновацион технологияләр буенча күргәзмә-конференцияне үткәрү турында килешү имзаланды.
Дигитальләштерү дәрәҗәсен арттыру финанс базарның бөтен субъектларының турыдан-туры электрон элемтәсен күз алдында тота, бу максатта финанс базарда электрон багланышларны үстерү буенча чарлар планы эшләнгән (“юл картасы”).
Каралган чаралар, шул исәптән, мегарегуляторның финанс базарда катнашучылар белән элемтәсен яхшыртуда, гражданнарга һәм базарда катнашучыларга финанс базарга эләгү буенча тигез мөмкинлекләр тәэмин итүдә ярдәм итәчәк.